Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Үрәс мәктәбендә махсус операциядә һәлак булган Денис Бектинга истәлек тактасы куелды

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров, мәктәп коллективы, Денисның әти-әнисе, авылдашлары һәм башкалар катнашты.

Кукмара районының Түбән Үрәс урта мәктәбендә Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Бектин Денис Радик улына истәлек тактасы куелды. 

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров, мәктәп коллективы, Денисның әти-әнисе, авылдашлары һәм башкалар катнашты. 

«Әлеге мәктәптә 2006-20015 елларда Бектин Денис Радик улы укыды. Ул 2022 елның 14 ноябрендә Украина территориясендә барган махсус хәрби операция барышында һәлак булды. Ул РФ Президенты Указы нигезендә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде», - дип язылган тактага. 

Денис армиядә хезмәт итмәсә дә, үзе теләп махсус операциягә китә. Аңа нибары 23 яшь була. 

Чыгышлардан соң Герой бер минутлык тынлык белән искә алынды, чәчәкләр куелды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев