Түбән Өскебаш авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.
2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы бүген Түбән Өскебаш авыл җирлегендә узды.
Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем катнашты.
Җыелышта «Уңыш» җәмгыятенең баш икътисадчысы Светлана Вахитова, участок уполномоченные Айдар Гәрәев, «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы өстәмә офисы идарәчесе Ленар Баһавиев, 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигының урынбасары Газинур Хаевларның чыгышлары тыңланды.
Җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов 2024 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Җирлектә барлыгы 810 кеше яши. Туучылар саны үлүчеләр санына караганда әзрәк, 2024 елда 2 бала туган (берсе авылда яши, берсе Кукмарада), 10 кеше үлгән.
«Җирлек халкының төп шөгыле мал асрау, ит-сөт, шулай ук бал сату белән бәйле. Соңгы елларда яшь мал алып үстерү, ат, кош-корт асрау артып китте. Өч һәм аннан күбрәк сыер тотучылар бар, 2024 елга алар 14 булды. 2025 елның 1 гыйнварына җирлектә 312 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, сыерлар саны — 113, кәҗә-сарыклар — 224, атлар — 26, кош-корт — 9113, умарта — 530. Красная Гора авылында шәхси сөт фермасы эшли. Соңгы айда сөтнең бер литрына 39 сумнан түләнде. Җирлектә бер көнгә якынча 450 литр сөт җыела», — дип сөйләде җирлек башлыгы.
Җирлектә тугызъеллык мәктәп, мәдәният йорты hәм бер клуб, ике китапханә эшли. Битләнгердә клуб ябылган. Ике фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария аптекасы халыкка хезмәт күрсәтә.
Барлык чыгышлардан соң, хезмәт алдынгылары бүләкләде.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев