Токарь булып эшләүче Павел Данилов: Бер миллиметрга гына ялгышсаң да, тиешле нәтиҗәгә ирешә алмыйсың
Останың сүзләренә караганда, кайбер детальләрне ясау өчен 15–20 минут та җитә, шулай ук берәр атнага сузыла торганнары да бар икән.
Без килгәндә, райондашыбыз Павел Данилов эшли торган бүлмә станок гөрелтесе тавышына күмелгән иде. Останың, кызып-кызып, яңа агрегат тәгәрмәченә күчәр ясавы.
— Бу арада эш тыгыз, басуларга ашлама сиптерү өчен культиваторлы җайланма җыябыз. Станоклар эшләп тора, эш кораллары һәм материаллар бар, рәхәтләнеп иҗат ит, тимердән могҗизалар тудыр гына, — ди Павел Борисович.
Язмам героеның хезмәт юлы мәктәпне тәмамлаганнан соң киез итек фабрикасында башлана. Шунда токарь булып хезмәт куючы әтисе Борис Сергеевичның кул астында әлеге һөнәрне үзләштерә ул.
— Фабрикадан соң «Каскад-М» оешмасында, берникадәр вакыт металл савыт-сабалар заводында токарь булып эшләдем дә 2006 елда "Кукморагрохимсервис«ка килдем. Токарь хезмәте мавыктыргыч һәм кызык. Гади детальләрдән тотынасың да әкренләп катлаулы механизмнарга күчәсең. Сызым я булмаса иске детальләрнең үрнәгенә карап, кайсындыр яңаны ясыйсың, ә кайсындыр үзгәртәсең, үзеңә яраклы итеп җайлаштырасың. Берсеннән-берсе кечкенә болт һәм шөрепләр ясаганны да яхшы хәтерлим. Бераз гына миллиметрларда ялгышсаң да, тиешле нәтиҗәгә ирешә алмыйсың. Шуның өчен токарьдан игътибарлылык һәм төгәллек тә сорала, — ди Павел Данилов.
Останың сүзләренә караганда, кайбер детальләрне ясау өчен 15–20 минут та җитә, шулай ук берәр атнага сузыла торганнары да бар икән.
— Боларның һәммәсе сиңа тапшырылган эшләнмәнең үлчәменә һәм катлаулылыгына бәйле, — ди әңгәмәдәшем. — Язгы кыр эшләре вакытында, урак өстендә цех кайный. Чөнки оешманың күптөрле авыл хуҗалыгы техникасы бар. Алар ватылмыйча тормый. Техника, агрегатлар аз гына көйсезләнеп киттеме, инженерлар, детальләрне алып, безнең янга керә. Булдыра алганны биредә ясыйбыз, ә инде мөмкинчелек юк икән, сатып алырга яисә заказ бирергә туры килә. Хезмәтемне яратып башкарам, зарланганым юк.
Павел Данилов тормыш иптәше белән ике ул тәрбияли. Өлкәне — югары уку йортының өченче курс студенты, ә икенчесе тугызынчы сыйныфта белем ала.
Валерий Тимофеев, «Кукморагрохимсервис» оешмасы җитәкчесе:
— Павел Даниловны безнең оешманың аксакалы, дисәк тә ялган булмас. Ике дистә елга якын аның белән бергәләп, аңлашып эшлибез. Сызымнарын яхшы укый, катлаулы запас частьларны да ясап бирә ала. Аның янына ярдәм сорап килүчеләр дә бик күп. Берсен дә кире какмый: сөйли, аңлата, киңәшләрен бирә, җае чыкканда детальләрне ясап та ияләренә тапшыра. Без Павел Борисовичның хезмәтеннән бик канәгать. Ул, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы. Үзенә алмаш та үстерсә, аеруча яхшы булыр иде. Чөнки токарьлар һәрчак кирәк, һәм аларга беркайчан эш бетмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев