Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Тойма» хуҗалыгында агымдагы елның алты аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте

Әлеге чарада катнашучылар тоймалыларның техник базасы, аларның үсемлекчелек өлкәсендә булган яңалыклары һәм уңышлары белән танышты.

Бүген районыбызның «Тойма» хуҗалыгында район җитәкчелеге һәм хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнары һәм баш инженерлары катнашында быелның алты аена булган эш нәтиҗәләренә, терлек азыгы хәзерләү, сөт җитештерү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте.

Әлеге чарада катнашучылар тоймалыларның техник базасы, аларның үсемлекчелек өлкәсендә булган яңалыклары һәм уңышлары белән танышты. Ә Туембаш авылы мәдәният йортында үткән пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде. «Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп максатларның берсе булып сөт күләме җитештерүне киметмәү һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алу тора», — дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев