Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район туры җиңүчесе билгеле

Ата-аналарның мәктәп тормышында актив катнашуы, үзеннән өлеш кертүе бик мөһим.

Кукмараның күппрофильле лицеенда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район этабы узды. Мәктәп туры күргәзмә, визит карточкасы, иҗади проект һәм иҗади номерларны үз эченә алып, район этабына иң яхшылары гына сайланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгышлар да сугыш темасына багышланган иде.

Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, укытучылар, укучылар, ата-аналар һәм башкалар катнашты.

«Ватанны саклаучылар елында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бәйгедәге барлык номерларның да патриотизм, үткән тарихка һәм киләчәккә мәхәббәт, җылылык белән сугарылуы куандыра. Балалар бу теманың мөһимлеген аңлап чыгыш ясыйлар. Аларга укытучылар гына түгел, ә әти-әниләре дә ярдәм итә», — диде үз чыгышында Айгөл Әхмәтшина.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Гран-Прига күппрофильле лицейның ата-аналар комитеты лаек булды. 

«Лицей исеменнән 7Б сыйныфыбыз белән чыгыш ясадык. Гран-При алырбыз дип бер дә уйламадык, беренче яки икенче урын булыр дигән ышаныч бар иде. Нәтиҗәләрне игълан иткәндә сөенечебездән нишләргә белмәдек. Директор урынбасары, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе, укытучылар коллективы безгә зур ярдәм кулы суздылар, репетиция вакытында киңәшләрен бирделәр. Алга таба безне зур эшләр — зона турына әзерлек көтә. Ышанычны акларга һәм районыбыз данын якларга тырышырбыз», — дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Кукмарадан Ләйсән Һадыева.

Әлбәттә, бу җиңү артында гаять зур хезмәт, көндәлек репетицияләр тора. Ата-аналарның мәктәп тормышында актив катнашуы, үзеннән өлеш кертүе бик мөһим шул.

Җиңүчеләр:

Гран-При — күппрофильле лицей.

Шәһәр мәктәпләре арасында:

1нче урын — беренче гимназия,
2нче урын — 3нче урта мәктәп,
3нче урын — Манзарас мәктәбе.

Авыл мәктәпләре арасында: 

1нче урын — Березняк мәктәбе,
2нче урын — Янил мәктәбе, Зур Сәрдек гинмназиясе,
3нче урын — Ядегәр, Олыяз, Лельвиж мәктәпләре.

«Заман белән бергә» номинациясендә — Зур Кукмара мәктәбе,
«Тарихи истәлек» номинациясендә — Түбән Өскебаш мәктәбе,
«Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен» номинациясендә — Сәрдекбаш мәктәбе,
«Иң яхшы проект» номинациясендә — Лубян мәктәбе,
«Иҗади илһам өчен» номинациясендә — Нырья мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев