Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган

«БМВ» шоферы вакыйга урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта аны эзлиләр

Узган төндә Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше урманга качкан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Алар мәгълүматына караганда, авария Лаеш районында Усад — Комлы Кавал юлы участогында булган.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария бүген иртәнге 3 сәгать 40 минутта булган.

«БМВ X6» һәм «Шевроле» машиналары бәрелешкән. «БМВ» шоферы вакыйга урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта аны эзлиләр», — дип сөйләделәр полициядә.

Авария нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры үлгән.

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев