Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 43 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 43 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 109 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 19 кеше дәваханәгә салынган, 24 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 25, Яр Чаллыда – 3, Яшел Үзән районында – 5, Түбән Кама районында - 4, Азнакай, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Чистай районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 109 очрагы теркәлгән, 15 869  кеше терелгән, шул исәптән 73 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 


Нет комментариев