Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары киңәйтелде

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстанда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә яңа чара гамәлгә кертелде. Хәзер шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче барлык балалар республика мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә торган чараларга бушлай бара алачак, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, 18 яшькә кадәрге балалар ата-ананың берсе (законлы вәкиле) озатуында Татарстанның дәүләт карамагындагы мәдәният учреждениеләренә дә, муниципаль мәдәният учреждениеләренә дә бушлай бару хокукына ия.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X