Татарстанда коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 45 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Сovid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 45 кеше өендә дәвалана. 1 очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 26 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 18, Чүпрәле районында – 7, Буада – 3, Әтнә, Балтачта – икешәр, Аксубай, Алабуга, Камское Устье, Түбән Кама, Балык Бистәсендә – берәр.

Бер тәүлектә 133 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев