Татарстанда коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган

Инфекцияле кешеләр арасыннан 20се дәваханәгә салынган, 32се өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

20 кеше госпитализацияләнгән, 32 кеше җиңел яки симптомсыз формада өйләрендә дәвалана. 

Яңа инфекцияле кешеләр аеруча Чаллыда теркәлгән - 20. Казанда коронавирус белән авыртуның - 18, Түбән Кама районында – 6, Нурлат, Питрәч, Тукай районнарында – икешәр, Чистай районында 1 очрагы ачыкланган.

Бу вакытка кадәр Татарстанда барлыгы 3194 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлгән. Үлем очраклары - 10.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев