Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 23. Норлат, Питрәч районнарында – 2шәр, Югары Ослан районында – бер очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6161 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4983 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев