Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә зыян күргән кеше янына бармаган табибларга карата җинаять эше кузгатылган

Буа үзәк район хастаханәсе табиблары чакыруга барудан баш тарткан.

Татарстан тикшерүчеләре чакыру буенча бармаган Буа үзәк район хастаханәсе табибларына җинаять эше кузгаткан, алар ваемсызлыкта гаепләнә. Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА. 

30 апрельдә Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ир-ат зыян күргән. Буа үзәк район хастаханәсе табиблары чакыруга барудан баш тарткан, бу карарны районның аларга беркетелмәгән булуы белән аңлатканнар. Авария урынына кадәр 20 минутлык юл булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ир-атка медицина ярдәме күрсәтелмәгән, ул һәлак булган.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk