Юл фаҗигасы Балтач районында була.
Кичә көндез республиканың Балтач районында, Балтач – Әтнә автомобиль юлында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының 60 яшьлек йөртүчесе, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат идарә иткән Ford автомобиле белән бәрелешкән.
Авариядә «Лада»ның йөртүчесе һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган Ford шоферын хастаханәгә озатканнар.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев