Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112.
26 июньдә көндез Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, шулай ук яңгыр көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре астында качмаска киңәш итә.
«Балаларны караусыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.
Фото: «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев