Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Файдаланылмаган отпуск: Татарстанда компенсация кемнәргә бирелергә тиеш

Хезмәткәрнең ел азагына файдаланмаган ял көннәре калган очракта бу көннәрне киләсе елга күчерергә яки компенсация алырга мөмкин.

Татарстанда хезмәткәрләр календарь ел дәвамында 28 көн ял итә ала. Аерым очракларда түләнә торган еллык отпуск озаграк булырга мөмкин. Файдаланмый калган отпуск ялы булган очракта хезмәткәргә акчалата компенсация каралган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Хезмәткәрнең ел азагына файдаланмаган ял көннәре калган очракта бу көннәрне киләсе елга күчерергә яки компенсация алырга мөмкин.

Компенсацияне эштән китүче хезмәткәрләр ала ала. Моннан тыш, отпуск ялын акчалата түләүгә файдаланмый калган ял көннәре саны 28 көннән күбрәк булган (мәсәлән, берничә ел дәвамында тиешле 28 көнне ял итмәгән очракта) хезмәткәр алыштыра ала. Файдаланмаган ял көннәре саны азрак булган очракта да компенсация алып була, әмма бу мәсьәлә эш бирүче белән килешү буенча хәл ителә.

Отпуск ялын акчалата түләүгә йөкле хатын-кызлар, балигъ булмаган хезмәткәрләр, шулай ук зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә эшләүчеләр алыштыра алмый.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев