Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы ачыкланган

Тәүлек эчендә республикада 26 кеше сәламәтләнгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Казанда – 21, Чаллыда – 6, Лаеш районында – 3, Биектауда – 2, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Тәүлек эчендә республикада 26 кеше сәламәтләнгән. 1146 кеше дәвалана.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев