Юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган 56 һәм 54 яшьлек ике пассажирны хастаханәгә озатканнар
Татарстанда «Рено» автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 10.45 сәгатьтә Зәй – Бохарай – Урсай – Әлмәт автомобиль юлының 27нче чакрымында «Рено» автомобилен идарә итүче 32 яшьлек ир-ат трассадан юл читенә очкан», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
Нәтиҗәдә, автомобиль ике ут баганасы арасында кысылып калган.
Юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган 56 һәм 54 яшьлек ике пассажирны хастаханәгә озатканнар.
фото: соцсети
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев