Татарстанда өч сәгать урманда адашып йөргән өлкән яшьтәге ир-атны тапканнар
Соңгы яңалыклар

Татарстанда өч сәгать урманда адашып йөргән өлкән яшьтәге ир-атны тапканнар

Ир-атны машинасын калдырган урыннан 9 чакрым ераклыкта тапканнар.

атарстанда өч сәгать урманда адашып йөргән һәм машинасы янына чыга алмаган 67 яшьлек ир-атны тапканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

«Кичә 12.03 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Минзәлә участок урманчылыгында 67 яшьлек ир-ат югалуы турында хәбәр килде. Пенсионер өч сәгать буе машинасы янына чыгу өчен юл таба алмый йөргән», – диделәр министрлыкта.

Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре адашкан ир-атны ике сәгатьтә машинасыннан 9 чакрым ераклыкта табып алган. Пенсионерга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев