Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак

2026 елның 1 гыйнвареннан Бердәм тариф челтәре таратылмый торган бюджет даирәсенең аерым оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләренең айлык вазыйфаи окладлары күләме артачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең окладлары күләмен арттыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле указ хокукый актлар сайтында бастырылган.

Документ нигезендә, 2026 елның 1 гыйнвареннан Бердәм тариф челтәре таратылмый торган бюджет даирәсенең аерым оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләренең айлык вазыйфаи окладлары күләме артачак. Аның үлчәме 1,1 тапкырга индексацияләнәчәк һәм 16 928 сум күләмендә билгеләнәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев