Татарстан синоптиклары кабат көчле җил турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары кабат көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә, 14 мартта, Татарстан территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көндез  явым-төшемсез, төнлә  урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак.

Термометр баганасы төнлә +1..+3˚ күрсәтә, көндез температура +5..+7˚ кадәр күтәрелә.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев