Татарстан Премьер-министры урынбасары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, нык һәм имин гаиләләр Татарстан һәм Россиянең тотрыклылык һәм үсеш нигезе булып тора.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Безнең күпмилләтле Татарстанда гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, рухи-әхлакый нигезләрне һәм мәдәни традицияләрне саклаучы булды һәм шулай булып кала. Ватан сакчылары тәрбияләгән һәр гаиләгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сез илгә уллар гына бүләк итмәдегез, алар өчен намус, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт тормышта төп юнәлеш булган гражданнар тәрбияләдегез. Бу матур көндә Татарстанның барлык гаиләләренә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Өйләрегездә һәрвакыт үзара аңлашу һәм шатлык тантана итсен. Һәр көн күңел җылысы, бәхет, сөенеч белән тулсын!» —дигән теләкләрен җиткерде ТР Премьер-министры урынбасары.
Фото: Рамил Гали/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев