Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тагын мошенниклар турында: Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр укытучыларга «һөҗүм итә» башлаган

— Бүгенге көнгә кадәр мошенниклар китергән зыян 18 миллион 397 мең 561 сумны тәшкил итә.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, шушы көннәрдә мошенниклар район мәктәпләренең берсендә мөгаллимлек итүчегә 310 мең сумлык зыян сала. 

5 июль көнне иртәнге сәгать сигезләрдә райондашыбызның кәрәзле телефонына таныш түгел номердан, әмма белем йорты директорының фотосы белән СМС-хәбәр килеп ирешә. Хәбәрдә түбәндәгеләр язылган була: «Бухгалтериядә тикшерү бара. Минем һәм кайбер хезмәткәрләрнең эш хакын тиешеннән күбрәк алуы ачыкланган. Моннан чыгып, бухгалтерия хезмәткәрләрен тикшерәләр». 

— Әлеге СМС-хәбәрне укыгач каушап калдым. Шуның өчен директор нигә башка номердан яза икән дип, бөтенләй уйламадым. Җитәкченең шәхси телефон номеры телефонымда сакланган булса да, аның белән хәбәргә чыкмадым, — дип сөйли укытучы полиция хезмәткәрләренә. — Без үзара аралаша башладык. Төгәлрәк әйткәндә, үземнең җитәкче белән язышам дип уйладым. Директор бу мәсьәлә буенча идарәгә баруын әйтте, ә миңа эш хакының артыграк итеп түгел, ә гадәттәгечә түләнгәнен күрсәтү өчен, хезмәт хакы алу турындагы квитанцияне җибәрергә кушты. Мин шулай эшләдем. Үзара язышу вакытында директор Федераль сак хезмәтеннән (ФСБ) элемтәгә чыгучыга да ничек бар, шулай сөйләргә кушты, Мельник фамилияле кешенең кәрәзле телефон номерын җибәрде. Бераздан, чынлап та, ватсап мессенджерыннан шалтырату булды. Элемтәнең икенче очындагы ир үзен ФСБ тикшерүчесе дип таныштырды: «Бухгалтерия хезмәткәрләре мошенниклык гамәлләре кылган, алар акчаларны Украина кораллы көчләренә җибәрә», — дип әйтте.

Мәгълүмат читкә таралмасын өчен, мин расписка язарга һәм фотога төшерергә тиеш идем. Мельник аның үрнәген дә юллады. Кулдан ике данә расписка яздым һәм тикшерүчегә җибәрдем. Алга таба ул: «Хәзер сезнең белән Россия Үзәк Банкының иминлек хезмәтеннән Котов фамилияле кеше элемтәгә чыгар, сез ул әйткәннәрне үтәргә тиеш буласыз», — диде. Шул ук көнне миңа икенче бер ФСБ тикшерүчесе Катаев ватсапның видеорежимыннан шалтыратты. Ул ниндидер формадан иде, аксыл чәчле, яшь, сөйләшүендә акцент бар. Миңа телефон экранына демонстрация ясарга кушты. Һәммәсен үтәдем.

Райондашыбызга ялган Россия Үзәк Банкының иминлек хезмәте хезмәткәре Котов шалтырата, Үзәк Банктан расланган документлар җибәрә. Янәсе, мөгаллим мошенниклар тозагына эләккән, финанс ягыннан иминлекне тәэмин итү өчен, бердәм хисап счетын яңартырга кирәк. 

— Мин, банкоматка барып, үземнең банк карталарыннан иң элек — 140, соңыннан 190 мең сум акчаны «салдырдым». Алга таба кибеттән 15 мең 778 сумга кәрәзле телефон сатып алдым һәм яңа танышлар әйткән кушымтаны йөкләдем. Шуннан соң кабат банкоматка бардым. Котов миңа: «Яныгызда кеше булмасын», — диде. Ул әйткән счетка башта — 120, соңыннан 190 мең сум акча күчердем. Карта номерын хәтерләмим, өстәвенә ул телефондагы кушымтада да сакланмаган. Чөнки акча күчергәч тә, Котов аны юкка чыгарырга кушты. Чекны да 190 мең сумга гына ала алдым. Шулай ук миңа ватсаптан аудиошалтыратулар да булды, — ди зыян күрүче. —Мошенниклар тозагына эләгүемне 6 июль көнне генә белдем. Директор белән сөйләшкәндә аның миңа бернәрсә дә язмавы, күрсәтмәләр бирмәве ачыкланды. Шулай ук бухгалтериягә дә тикшерүчеләр килмәгән. Минем мошенниклар турында элек тә ишеткәнем булды. Үземне кайчан да булса алар капкынына эләгермен дип бөтенләй уйламадым. Директорның фотосын һәм исем-фамилиясен күргәч ышанган идем шул…

Рамил Нургалиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:

— Бүгенге көнгә кадәр мошенниклар китергән зыян 18 миллион 397 мең 561 сумны тәшкил итә. Мәгълүмати технологияләр белән бәйле җинаятьләр — 69 (шуларның 10сы — урлау), мошенниклык очрагы — 59. Күргәнегезчә, нинди зур саннар! Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр тозагына төшмәс өчен, район халкын тагын бер кат игътибарлы булырга, ниндидер гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген кат-кат тикшерергә чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев