Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Солдатларга ярдәм: Түбән Күзмис авылыннан Эдуард Ишпулатов 3Д-принтер ярдәмендә детальләр ясый

Бер принтер тәүлеккә якынча бер килограмм пластик эшкәртә ала.

Туган ягыбызда ил сагында торучыларга үз куллары белән ярдәм итүче, яңа технологияләрне кулланып игелекле эш башкаручы кешеләр бик күп. Шундыйларның берсе — Түбән Күзмис авылында яшәүче Эдуард Ишпулатов. Ул 3Д-принтер ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен кирәкле детальләр ясый. 

Эдуард Евгеньевич Нырья мәктәбендә балаларга тормыш иминлеге фәненнән белем һәм тәрбия бирә. Ул хезмәт юлын педагог-оештыручы буларак башлаган, аннары информатика һәм математика фәннәрен укыткан. Үзе дә шул ук мәктәптә белем алган егет, Арча педагогия көллиятен тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайткан. Шул ук вакытта читтән торып, Ижевскидагы югары уку йортында белем алган. Егет хәрби хезмәтне Воронеж-45 шәһәрендә сак ротасында узган.

«Ни өчен әлеге һөнәрне сайлаганымны төгәл генә белмим. Якын туганнар арасында укытучылар юк. Мин күпбалалы гаиләдә үстем. Әти белән әни гади колхозчылар Мәктәптә әйбәт укыдым, бәлки шуңа күрә бу юл яхшырак кебек тоелгандыр. Гомумән, укытучы һөнәрен һәрвакыт иң кирәклесе һәм мөһиме дип саныйм. Чыннан да, эшемне ошатып башкарам, — дип сөйли Эдуард. — Үзем дә авыл тормышын яратам. Казанда яшәп карадым, әмма тыныч, рәхәт авыл тормышы күңелгә якынрак булып чыкты. Мәктәптә эшләп китүе дә авыр булмады, чөнки монда безгә белем биргән мөгаллимнәр каршы алды. Алар эшкә өйрәтте, киңәшләрен бирде».

2019 елда Нырья урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» проекты гамәлгә ашырыла. Шул чорда уку бүлмәләре яңартыла, һәм күптөрле заманча җиһазлар кайта. Шул вакытта мәктәп 3Д-принтер белән дә тәэмин ителә.

«Беренче һөнәрем буенча мин информатика укытучысы. Бу фән миңа якын һәм кызыклы. Шуңа күрә 3Д-принтер аеруча игътибарымны җәлеп итте. Махсус хәрби операция башлангач, егетләр видео күрсәттеләр: анда бер хәрби окопта патроннарны магазинга тиз кору өчен җайланманы мактап сөйли. Эзләнә торгач, бу җайланманы 3Д-принтерда бастырганнарын белдек. Фронтка ярдәм итү максатыннан төрле әйберләр җитештерүче күп төркемнәр бар икәнлеге ачыкланды. Без алар белән элемтәгә кердек, программа һәм модельләр белән бүлештеләр. Берничә төрле җайланма ясадык, аннары иң уңайлысын сайлап алдык. Ясаган детальләрне Кукмарадагы волонтерлар оешмасына илтеп бирдек. Хәзер төрле каналлар аша якынча 80 бүлекчәгә җибәрәбез. Хәрбиләр үзләре дә безнең турыда ишетеп, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башладылар. 3Д-принтер белән эшләүче башка осталар белән аралашу күп файда китерде, эш төрләрен дә арттырдык. Райондашлар арасында да принтер белән эшләүчеләр байтак, алар белән дә элемтәдә торабыз», — дип сөйләде ул.

Эдуард авылдашы Павел Осипов белән бергә эшли. Павел Саба районының Шәмәрдән авылындагы мәктәптә хезмәт куя. Мәктәптәге принтерның көче җитми башлагач, Эдуард өендә тагын өч принтер булдырган.

«Махсус хәрби операциядә әтием ягыннан абыем, икетуганым, сыйныфташым, танышларым катнаша. Аларга ничек тә булышасы килә. Беренче принтерны үзем сатып алдым, икенчесен „Сугышчан кардәшлек Кукмара“ оешмасының ярдәме белән булдырдык. Соңрак район башлыгы Сергей Димитриев безнең хезмәтебезне күреп алып, яңа принтер алу өчен сертификат бирде. Хәзер өйдә 3Д-принтер туктаусыз эшләп тора. Җеп беткән саен аны тормыш иптәшем Анна алмаштыра. Без дүрт бала үстерәбез: икесе мәктәптә укый, икесе әле кечкенә. Хәзер Анна декрет ялында», — дип сөйләде Эдуард.

Бер принтер тәүлеккә якынча бер килограмм пластик эшкәртә ала. Детальләрнең саны аларның зурлыгына һәм катлаулылыгына карап үзгәрә. Җеп һәм кәтүкләрне интернет аша заказ белән кайтаралар.

«Эшне 12 килограмм җептән башлаган идек. Ул чакта бу безгә бик күп тоелды — ничек бастырып бетерербез дип уйладык. Хәзер инде берьюлы 50–100 килограмм җеп алабыз. Монда авылдашларның, волонтерларның ярдәменнән башка булмый. Безнең якта халык ярдәмчел, алар бу эшнең әһәмиятен аңлый, һәрвакыт булышалар. Мәктәп коллективы, укучылар да изге эштән читтә калмый. Балалар 3Д-принтер белән кызыксына, андагы әйберләрне бергәләп җыялар, кирәк булганда эретеп ябыштыралар. Моннан тыш, без окоп шәмнәре ясадык, сохари киптердек, хатын-кызлар токмач кистеләр. Иң мөһиме — солдатларга ярдәмебез тисен, һәм тизрәк Җиңү килсен!» — диде Эдуард Ишпулатов.

Фото: Эдуард Ишпулатовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев