Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Социаль фонд ана капиталы акчасын куллануның биш ысулы булуын искәртте

Торак кредиты буенча беренчел взнос түләү һәм ана капиталы акчасын торак кредитын түләп бетерүгә тоту искәрмә булып тора.

Татарстанда ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануның биш төреннән иң популяр юнәлеш булып торак шартларын яхшырту тора. Бу хакта бүген социаль челтәрдә оештырылган туры эфирда Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин әйтте, дип яза “Татар-информ” МА. 

«Законда ана капиталы акчасын тотуның биш ысулы каралган. Бу ана капиталыннан айлык түләү, торак шартларын яхшырту, балаларны укыту, әни кешенең тупланма пенсиясе, инвалид балаларның җәмгыятьтә социаль адаптациясе һәм интеграциясе. Элеккечә, төбәктә иң популяры булып торак шартларын яхшырту кала», – диде ул.

Эдуард Вафин аңлатканча, ана капиталына хокук биргән балага (гаиләдә туган яки уллыкка алынган) 3 яшь тулгач, акчаны торак шартларын яхшырту өчен тотарга була.
                                                                                
«Торак кредиты буенча беренчел взнос түләү һәм ана капиталы акчасын торак кредитын түләп бетерүгә тоту искәрмә булып тора», – диде спикер.
Әгәр йорт яки дача сатып алганда ана капиталы акчасы түләнә икән, килешү төзегән вакытта объект торак бина статусына ия булырга тиеш.

Фото: Эльвира Иванова / "Хезмет даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk