Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шепшеңәр авылыннан Нурзия Әкбәрова 94 яшен билгеләп үтте

Аны туган көне белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Әдилә Шәймардановалар котладылар.

Табигатьнең бик матур почмагында – Шепшеңәр авылында туып-үсә Нурзия апа Әкбәрова. Яшьтән үк чордашлары белән бергә тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татып, гомере буе шуларны хәтер сандыгында саклап яши ул. 

- Балачактан әле чыгып та бетмәгән идем, өйдәгеләргә булышу, бераз акча эшләү нияте белән урман кисәргә, агач утыртырга Саба урман хуҗалыгына эшкә кердем, - дип хатирәләрне барлады тыл ветераны.- Аннан соң үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыктым. Колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Ике кыз үстергән идек. Кызганыч, берсе вафат булды. 

Кичә Нурзия апага 94 яшь тулды. Аны туган көне белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Әдилә Шәймардановалар котладылар.

 - Нурзия апаның хәлен еш белеп торабыз. Ул көннәр салкынайткач кызы Нурфия гаиләсенә Киндеркүл авылына килсә, җәйләрен туган авылына кайта. Капка төбенә чыгып авылдашлары белән аралашырга ярата. Мин дә янына тукталам, берникадәр сөйләшеп алабыз, - ди Әдилә  Шәймарданова. 

Күз тимәсен, тыл ветеранының кәефе әйбәт. Өйдәге вак-төяк эшләрне карарга, кечкенә оныкчыгына күз-колак булырга да өлгерә ул. 

Районыбызның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәте, сугыш еллары  һәм аннан соңгы вакытларның кыенлыкларын үз иңнәрендә татыганы һәм фидакарь хезмәте өчен Нурзия Миннемулла кызына тыл ветераны буларак Татарстан Республикасы Рәисеннән азык-төлек җыелмасы,  район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев