Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сайлауга килүчеләрне Кәркәүчтә коймак белән сыйлыйлар

Җирлек халкы ике сайлау участогында тавыш бирә

Авыл кешесенең инде иң зур эше тәмамланды: тирләп-пешеп, ашыга-ашыга бәрәңгеләрен казып та бетерде. Шуңа күрә алар, озак йоклап өйрәнмәгәнлектән, ял көне дә гадәти көндәге кебек иртүк торып, таныш-белешләр белән күрешеп, аралашып, хәл-әхвәл белешеп, бераз ял итеп тә кайтырмын дип, сайлауда катнашырга ашыга. Беркемнең дә әлеге чарадан читтә каласы килми: гаиләләре белән күмәкләшеп, берәмләп килүчеләр дә, балаларын үзләре белән ияртүчеләр дә бар.

Кәркәүч авыл җирлегенең әлеге зур чарага ныклап әзерләнгәне күренә: мәдәният йортына якынлашканда ук әллә кайлардан җанлылык, бәйрәм рухы күңелгә рәхәтлек бирә. Сайлау белән берлектә мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә концерт оештырганнар. Теләге булган һәркем фойеда тәмле коймак белән кайнар чәйдән авыз итә. Ә тамаша моңлы җырлар белән үрелеп бара. Тавыш бирергә дип килгән бер генә кеше дә таралырга ашыкмый: үзара гәпләшәләр, тәм-томнар белән сыйланалар, кушылып җырлыйлар.

Кәркәүчнең Ленин урамы, 104нче йорт адресы буенча урнашкан 1688нче номерлы сайлау участогында өч авыл – Кәркәүч, Бурсыкъелга, Салтык-Ерыклыда яшәүче 410 сайлаучы теркәлгән.

- Сайлау тәртип белән, тыныч кына бара. Бездә халык бик актив, тәртипле, гауга куптарып йөрүчеләр юк. Үз тавышын бирергә килә алмаган өлкән яшьтәгеләр һәм авыручыларның өйләренә сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре йөри. 13.00 сәгатькә сайлаучыларның 67 %, ягъни 277 кеше үз тавышын бирергә өлгерде инде. Быел исемлеккә беренче тапкыр сайлаучы 4 егет-кыз кертелде. Без аларны истәлек бүләкләре белән каршы алабыз, - диде сайлау участогы рәисе Фирдәүсә Сабирова.

Арча педагогика көллиятендә белем алучы 3нче курс студенты Айгөл Әхмәтова, сайлауларда катнашу өчен, туган ягына махсус кайткан:

- Бүген беренче тапкыр тавыш биргәнгә күрә, бик дулкынланам. Сайлауның мөһимлеген аңлыйм, шуңа да бирегә килеп, үз фикеремне белдердем. Яшьләр өчен күбрәк мөмкинлекләр, эш урыннары булдырылсын, алга таба тормышыбыз тагын да әйбәт булсын, яхшырганнан-яхшырсын иде дигән өметтә калам.

Көне дә нинди кояшлы, ямьле бит. Сайлаулардагы аяз һава торышы кебек киләчәгебез дә шулай якты, имин булыр әле.

фото: Йолдыз Низамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев