Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш җирлегендә халык җыены узды

Сәрдекбаш җирлегенә кергән 7 авыл буенча 362 хуҗалыкка 1279 кеше исәпләнелә, шуларның 256се — 17 яшьтән кече балалар.

Бүген Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында җирлекнең 2025 елда эшләнгән эшләре буенча хисап җыелышы үтте. 

Җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев чыгышыннан күренгәнчә, Сәрдекбаш җирлегенә кергән 7 авыл буенча 362 хуҗалыкка 1279 кеше исәпләнелә, шуларның 256се — 17 яшьтән кече балалар. Авылларда барлыгы 53 студент төрле вузларда белем ала. Җирлектә 373 пенсионер яши икән. Бүгенге көндә җирлектә хөрмәткә лаеклы булган 2 тыл ветераны бар.

Узган ел 7 бала дөньяга килсә, ә 14 кеше вафат булган. Җирлектәге 3 шәхси эшмәкәр, 12 кече бизнес һәм 7 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.

«Алар барысы да җирлек халкын эш белән тәэмин итүдә зур ярдәм, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Сәрдекбаш авыл җирлеге халкы үз тырышлыгы нәтиҗәсендә яхшы дәрәҗәдә көн күрә, — диде Илгиз Нәбиев. — Җиләкчелек, яшелчәчелек, умартачылык, агачтан һәм тимердән төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда барлыгы 601 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 243е -савым сыеры, 588 сарык һәм кәҗә, 43 ат, 1300 кош-корт һәм 170 баш умарта бар. Соңгы елларда күпләп үрдәк, каз, бройлер да асраучылар күп».

Узган ел тырышлыларның инде күптән көткән хыяллары чынга ашты: моңа кадәр кечкенә генә авыл өендә эшләп килгән фельдшер-акушерлык пунктын алыштырып, дәүләт программасы нигездә Тырыш авылында заманчалаштырылган яңа ФАП төзелде. Ул сентябрь аеннан халыкка хезмәт күрсәтә башлады.

«Илдә барган катлаулы вәзгыять халыкка берләшергә этәргеч бирде, махсус хәрби операциягә киткән егетләребезгә ярдәм җыюда Сәрдекбаш җирлеге халкы да актив катнаша. Көнкүреш кирәк-яраклары, ашау-эчү, кулдан киселгән токмачлар әзерләп тапшырдык. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә маскит челтәрләре үреп һәм окоп шәмнәре ясыйлар, — диде җитәкче. — 2026 елга куелган бурычларыбыз булып үзара салым программасы аша эшләрне дәвам итү, „Чиста су“ программасына кереп, Бакчасарай авылы халкын сулы итү, Сәрдекбаш китапханәсенең ремонт эшләре тора».

Җирлек башлыгының хисабыннан соң район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина районда һәр тармакта башкарылган эшләр, икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Җыенда эчке эшләр бүлеге вәкиле Эльвира Закирова да чыгыш ясады. Ул районда узган ел җинаятьләр саны 2024 ел белән чагыштырганда ким булса да, мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны артуын әйтте. Узган ел безнең районда яшәүчеләр 52 миллион 250 мең сум акчаларын кырыгалдарларга күчерүләре турында сөйләде һәм мошенниклардан сак булырга чакырды.

Чыгышлардан соң алдынгылар бүләкләнде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев