Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиялеләр бу кышта барлыгы 56 көн генә эшләячәк

Гадәттә, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларына 57-58 эш көне туры килә, шул исәптән кәбисә елында да.

Россиялеләр киләсе кышта 90 көннең нибары 56 көнен генә эшләячәк. Бу 20 елдан артык вакыт эчендә иң түбән күрсәткеч булып тора, дип аңлашыла ТАСС исәпләүләреннән. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

«Бу — яңа ел бәйрәмнәре вакытында озын ял көннәре булу нәтиҗәсе. Күп еллар эчендә беренче тапкыр 1-11 гыйнварда эшләми торган бәйрәм көннәре булачак», — дип белдерде  Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.

Ул билгеләп үткәнчә,быелның 31 декабрендәге ял көнен исәпкә алып, Яңа ел бәйрәмнәренең гомуми озынлыгы 12 көн булачак.

2004-2005 елларның кышкы сезоны алдагы кыштагы кебек үк кыска булган. Гадәттә, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларына 57-58 эш көне туры килә, шул исәптән кәбисә елында да. Иң озын эш кышы 2013-2014 елларда булган — 59 көн.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев