Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә ротавирустан вакцина чыгарылачак

Бүгенге көндә профилактик прививкаларның милли календаре үзебезнең вакциналар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова ротавирус инфекциясенә каршы Россия вакцинасын эшләү турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, препарат инде булдырылган һәм чыгарылуга әзерләнә. Бу хакта ул Федерация Советының пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Ротавирустан вакцина эшләнгән һәм чыгарылуга әзерләнә», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Попова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә профилактик прививкаларның милли календаре үзебезнең вакциналар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев