Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән ясалма интеллект өйрәнелә башлаячак
2026/27 уку елыннан ясалма интеллектны информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертү планлаштырыла.
Россия укучылары информатиканың тирәнәйтелгән курсы кысаларында «Ясалма фәһем» профилен 1 сентябрьдән өйрәнә башлаячак. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Мәктәп мәгарифен үстерү нигездә май аенда тәмамланган Бөтенроссия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләренә һәм юнәлешләренә йөз тота.
Кравцов сүзләренчә, «ясалма интеллект» профиле информатика буенча олимпиадага яңа юнәлеш буларак кертелде һәм катнашучылар ягыннан зур кызыксыну күрсәтте. Шуңа күрә 2026/27 уку елыннан аны информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертү планлаштырыла.
Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы 5-6, 7-8 һәм 9 сыйныфлар өчен «ясалма интеллектка кереш» дәреслекләрен мәктәп әдәбиятының федераль исемлегенә керткән иде.
Фото: Михаил Захаров/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев