Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте

Утырышта район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие, мәгариф учреждениеләренең җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.

Бүген район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте. Утырышта район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие, мәгариф учреждениеләренең җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды. 

Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның планлаштырылган чорына Кукмара муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында сөйләде.

Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте

Утырышта шулай ук Кукмара муниципаль районының 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты тәкъдим ителде (1 укылыш). Районның 2025 елга һәм 2026-2027 планлы елларга исәпләнгән бюджет проекты Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары, районның социаль-икътисадый күрсәткечләре, бюджет һәм салым турындагы Кодексларга нигезләнеп эшләнелгән. Бюджет проекты төзегәндә узган елларның район бюджеты үтәлеше дә исәпкә алынган һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында расланган. Проект белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин таныштырып үтте. Ул шулай ук район бюджетының 9 айлык үтәлеше барышы һәм 2023 елның 14 декабрендә кабул ителгән 220нче номерлы «2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлаштырылган чорына Кукмара муниципаль районы бюджеты турында»гы карарга үзгәрешләр проекты турында да сөйләде. 

Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте

Инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Римма Федорина Кукмара муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына, ягъни өч җирлекнең Оштырма-Юмья, Түбән Чура, Түбән Арбаш торак пунктларында чикләр турында белешмәләр өстәү өлешендә үзгәрешләр кертү проектын тәкъдим итте.

Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте

Утырышта шулай ук Кукмара муниципаль берәмлекләр Уставына үзгәрешләр кертү проекты һәм башка мәсьәләләр каралды.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев