Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Корбан гаете белән котлады

Изге Корбан бәйрәме дә безне игелекле эш-гамәлләргә өндәсен, диелә котлауда.

— Хөрмәтле райондашлар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм һәр өйгә тынычлык һәм муллык, татулык, шатлык һәм бәрәкәт, җан җылысы һәм бәхет-сәгадәт алып килсен.
Районыбызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Гасырлар буенча тату һәм тыныч уртак гомер кичерүче төрле милләт һәм дин вәкилләре төбәгебезнең иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, район тормышында актив катнашалар. Киләчәктә дә туган җиребездә тынычлык хөкем сөрер, шәфкать һәм гаделлекнең, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлегенә өмет хисе безне тагын да берләштерер дип ышанам. Изге Корбан бәйрәме дә безне игелекле эш-гамәлләргә өндәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев