Район автоинспекциясе дәүләт хезмәтләре буенча мөрәҗәгать итү өчен уңайлы вакытларны искә төшерә
Район автоинспекциясенә килүне планлаштырганда әлеге мәгълүматны искә алуыгызны сорыйбыз.
Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә. Бу хакта район дәүләт автоинспекторы Руслан Самиков хәбәр итте.
Дәүләт хезмәтләре алу өчен чәршәмбе 14.00-17.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә аеруча күп кеше мөрәҗәгать итә. Район автоинспекциясенә килүне планлаштырганда әлеге мәгълүматны искә алуыгызны сорыйбыз.
Транспорт чарасын теркәү, конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт, куркыныч йөкләр ташуга кертү, транспорт чарасының конструкциясенә кертелгән үзгәрешләр белән иминлек таләпләренә туры килүе турында таныклыклар алу мәсьәләләре буенча консультацияне 8 (84364) 2-63-49 номерына шалтыратып алырга була.
Шулай ук Дәүләт хезмәтләр порталы аша языла алмаганда да шушы номер аша хәбәргә чыгып, район автоинспекциясенә килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев