Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады

Әлеге фазыйләтле чорда адәм балаларына Аллаһ Раббыбызга якынаеп, Аның ризалыгын алырга, бик күп әҗер-савапларга ирешергә уникаль мөмкинлек бирелә, диелә котлауда.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады.

«Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Аллаһның олуг рәхмәте белән янә изге Рамазан аен каршы алдык. Әлеге фазыйләтле чорда адәм балаларына Аллаһ Раббыбызга якынаеп, Аның ризалыгын алырга, бик күп әҗер-савапларга ирешергә уникаль мөмкинлек бирелә. Гөнаһлардан пакьләнеп, күңелләрне сафландырып  камилләшү – шушы айда мөселманнар үз алдына куя торган олы максат. Барчабызга да әлеге максатка ирешергә насыйп булсын! 

Рамазан аенда бер-беребезгә мәрхәмәтле, игелекле булсак иде. Гаеп-хаталарыбызны онытып, бер-беребезне кичерик, кечеләргә карата шәфкатьле, өлкәннәргә, бигрәк тә әти-әниләргә игътибарлы, күршеләргә карата ихтирамлы булыйк. Туганнарның, дусларның хәлләрен белешеп, мохтаҗларга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтик. 

Рамазан аеннан һәркайсыбызга Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә ирешеп чыгарга язсын! Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык, җаннарыбызга сафлык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек бирсен, барча изге-игелекле ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсен. Рамазан ае мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk