Пычак авылында Габдулла Тукайга багышланган кичә булды
Соңгы яңалыклар

Пычак авылында Габдулла Тукайга багышланган кичә булды

Пычак авылында Габдулла Тукай турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 6 сыйныф укучылары белән шагыйрьгә багышланган чара үткәрелде.

 Беренче өлештә “Тукай безнең күңелләрдә” дигән китап күргәзмәсе эшләнеп, әңгәмә үткәрелде. Икенче өлештә “Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары ” дигән презентация күрсәтелде. Өченче өлештә “Тукайны яратабыз ” дигән уен-викторинада “Былтыр” һәм “Су анасы” командалары “Исемдә калганнар истә калганмы?”, “Табышмак аша Тукайны таныйбыз”, “Тукай – балалар шагыйре”, “Тукай күңелләрдә”, “Игътибарлымы сез?”, “Сүз ясау ярышы”, “Иң матуры кем сөйли?” темалары һәм Тукай әкиятләрен уку буенча көч сынашты. “Былтыр ” командасы җиңү яулады.

Фирдауса Галимова
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев