Поч.Кучук авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара
Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыповның сүзләренә караганда, биредә ремонт эшләре бу елның май аенда башланып киткән.
Поч.Кучук авылы бүген зур үзгәрешләр кичерә: озак вакыт дәвамында халыкка игелекле хезмәт иткән мәдәният йорты капиталь ремонтлана. Объектта эшләр республика программасы кысаларында алып барыла.
Мәдәният йорты – авыл халкы өчен җанлы аралашу, иҗат, ял итү урыны. Еллар дәвамында ул шактый тузган, ремонт сорый башлаган. Хәзер исә “Стройком” оешмасы хезмәткәрләре бинага икенче яшьлеген бүләк итә.
Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыповның сүзләренә караганда, биредә ремонт эшләре бу елның май аенда башланып киткән.
– Җирлектә мари халкының республика күләмендә милли “Семык” бәйрәме узды. Шуңа әзерләнгән вакытта ук мәдәният йортының коймалары ремонтланды, керү юлына брусчатка түшәлде. Шуннан соң эшне дәвам итеп, бинаның түбәсе алыштырылды, чөнки ул бик тузган, янгыр яуган вакытта бинага су үтә иде. Алга таба эчке эшләргә керештеләр. Бина искергән булу белән беррәттән, монда су кермәгән, канализациясе дә юк иде. Бүгенге көндә мәдәният йортында барлык инженерлык коммуникацияләре булдырылды: юыну, бәдрәф бүлмәләре эшләнде, җылыту системасы алыштырылды, электрүткәргечләр яңартылды. Тәрәзәләр куелды, идән тигезләп эшләнде, хәзерге вакытта плитка җәяләр. Шулай ук бинаның фасады тышлана – ул урам ягыннан яңа, җылы һәм матур материаллар белән каплана, – диде ул.
Илнур Альберт улы билгеләп үткәнчә, бинаны заманча таләпләргә туры китерергә дә кирәк. Видеокүзәтү җайланмалары да көйләнә, яңа җиһазлар да кирәк булачак. Ремонт эшләрен озакка сузмыйча, киләсе елның язына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Чөнки мәдәният йорты авыл өчен бик әһәмиятле. Монда концерт, бәйрәм, җыелышлар уза, балалар һәм яшьләр иҗат белән шөгыльләнә. Ул халыкны берләштерүче, бер-берсе белән бәйләнешне ныгытучы, бик кирәкле үзәк булып санала.
– Бүгенге көндә мәдәният йортында дүрт кеше хезмәт куя: сәнгать җитәкчесе, костюмчы, китапханәче, җыештыручы. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта мәдәният йортының директоры юк. Әмма шуңа да карамастан, ремонт барышында да мәдәният йорты коллективы эшчәнлекләрен туктатмый. Төрле чаралар урамдагы уен мәйданчыгында, Иске Кенә авылындагы клубта һәм мәктәптә оештырыла. Мәдәният йорты төзекләнеп бетеп, авыл халкына игелекле хезмәт итәр дип ышанам, – диде Илнур Йосыпов.
Авыл халкы да төзекләндерү эшләренә битараф түгел: һәркем эш барышын кызыксынып күзәтә, ярдәм итәргә дә әзер. Күпләр әйтүенчә, мәдәният йорты яңаргач, авыл тормышы тагын да җанланып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев