Осиново бистәсендә фатирда газ шартлагач зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә
Соңгы яңалыклар

Осиново бистәсендә фатирда газ шартлагач зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә

Тәне пешкән 63 яшьлек ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Казан янындагы Осиново бистәсендә фатирда газ шартлаган вакытта зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә. Тәне пешкән 63 яшьлек ир-атны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, шулай ук ике хатын-кыз зыян күргән, аларның берсен җимерекләр арасыннан чыгарганнар. Хатын-кызлар җитди җәрәхәт алмаган. Моннан тыш, 39 яшьлек ир-ат шок хәлендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы, Осиново бистәсенең Үзәк урамындагы 7нче йортта газ шартлап, бинаның өлешчә җимерелүе хакында хәбәр иткән иде. Урынга ашыгыч хезмәт вәкилләре килгән. Прокуратура әлеге хәлнең сәбәпләрен тикшерә.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
 


Нет комментариев