Өлге авылында кибетне талаганнар
Соңгы яңалыклар

Өлге авылында кибетне талаганнар

Урынга килгән тәртип сакчылары тарафыннан ир-атның кем булуы ачыклана

Район эчке эшләр бүлегенә Өлге авылында кибетне талаулары турында хәбәр килеп ирешә. Ачыкланганча, 10 сентябрь көнне 9.50 сәгатьләр тирәсендә кибеткә билгесез ир-ат керә һәм көч кулланып, бер шешә аракы белән бер кап тәмәке урлап алып чыгып китә. Урынга килгән тәртип сакчылары тарафыннан ир-атның кем булуы ачыклана. Ул элек хөкем ителгән күрше авыл кешесе булып чыга. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: Ильнар Тухбатов, Татар-информ


Нет комментариев