Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Нырья, Поч.Кучук җирлекләрендә хисап җыелышлары узды

Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.

Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашулар дәвам итә. 

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Нырья, Поч.Кучук авыл җирлекләрендә узган хисап җыелышларында катнашты.

Җирлек башлыклары Владимир Павлов, Илнур Йосыповларның, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, “Рассвет” хуҗалыгының идарәче директоры Леонид Михайлов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Данил Һадиевларның чыгышлары тыңланды. Алар җирлектә һәм хуҗалыкта узган ел башкарылган эшләр белән таныштырдылар, бурычлар билгеләделәр. 

Ике җирлектә дә районның социаль-икътисадый торышы, һәр тармакта башкарылган эшләр турында әзерләнгән видеороликны караганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев