Нырья авылында яшәүче Елизовета Афиногентова 90 яшен тутырды
Соңгы яңалыклар

Нырья авылында яшәүче Елизовета Афиногентова 90 яшен тутырды

Юбиляр - 3 бала әнисе, 8 онык, 11 оныкчык әбисе.

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Нырья авыл җирлеге башлыгы Павел Кузьмин котлады. Алар юбилярга үзләренең изге, матур теләкләрен ирештерделәр, район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Елизовета Денисовна күп еллар “Рассвет” хуҗалыгында эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан. Тормыш юлдашы белән өч бала - ике ул, бер кызга гомер биргәннәр. Юбилярның әби дип өзелеп торучы 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул оныгы Алевтина гаиләсендә тыныч, рәхәт, бәхетле картлык кичерә.


Нет комментариев