Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ноябрьдә кайбер татарстанлылар хезмәт хакын иртәрәк алачак

Көзнең соңгы аенда озын ял көннәре булачак.

Татарстанлыларга ноябрьдә озын ял көннәре булачак: 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Моннан тыш, Татарстан Конституциясе көненә бәйле рәвештә, 6 ноябрь ял көне булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Димәк, ял көннәре туры килгән саннарда хезмәт хакы алган татарстанлыларга аны алдан ук исәпләячәкләр.

Әгәр хезмәткәр 2, 3 яки 4 ноябрьдә хезмәт хакы ала икән, аңа түләүләр алдагы эш көнендә — 1 ноябрьдә киләчәк.

6 ноябрьдә хезмәт хакы алучы татарстанлыларга аны 5 ноябрьдә исәпләп чыгарачаклар.

Әгәр дә хезмәт хакы алу көне булып айның 8  яки 9 числосы санала икән, ноябрьдә аларга акча 7 ноябрьдә киләчәк.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев