Ни өчен Кукмарада Казандагы кебек барлык фильмнарны да күрсәтмиләр: «КукморМакс» кинотеатрыннан аңлатма
2024 ел нәтиҗәләре буенча “КукморМакс” кинотеатры Татарстандагы цифрлы 28 кинозал арасында 5нче урында тора.
“КукморМакс” кинотеатры фильмнарны Казан шәһәрендә урнашкан “МТД Медиа” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте аркылы ала. Әлеге оешма фильм авторлары һәм кинотеатр арасында агент вазифасын үти: фильмнар күрсәтүгә хокукларны гамәлгә ашыра, репертуар планлаштыруда, исәп-хисап һәм юридик мәсьәләләрдә ярдәм итә, даими рәвештә киноаппаратны техник карау, төзәтү эшләрен башкара. Күрсәтеләчәк фильмнарның расписаниесе дә алар белән килешенеп төзелә. Махсус билгеләнгән менеджер белән даими элемтәдә торыла.
Шундый очраклар була: ниндидер фильмга тамашачылар бөтенләй йөрми башлый, яки без сайлап алган фильм күрсәтелә башлыйсы көнгә прокат таныклыгы алып җиткерә алмый. Берничә минут эчендә менеджер белән киңәшеп, ул бушлыкны тутыру өчен башка фильм сайлап алабыз һәм расписаниегә төзәтмә кертәбез.
Күпләрегез беләдер, кино атнасы (кинонеделя) дүшәмбедән түгел, ә пәнҗешәмбедән башлана. Бу хәлнең мондыйрак аңлатмалары бар. 1990 еллар ахыры-2000 еллар башында, Россиядә берничә дистә генә заманча кинотеатр булган вакытта, премьералар ял көне алдыннан – җомга көн кич белән күрсәтелә башлый торган була. Кайбер кинотеатрлар, тамашачыларны үзләренә җәлеп итү өченме, конкурентларыннан күбрәк табыш алырга теләпме, яңа фильмнарны пәнҗешәмбе кичтән үк күрсәтә башлыйлар. Әкренләп аларга башкалар да иярә. Шулай итеп, премьера көне салмак кына пәнҗешәмбегә күчә. Маркетинг ягыннан да моңа аңлатмалар бирелә: пәнҗешәмбе көнне башланган яңа фильмга беренче көнне үк бик аз кеше килә икән (зур шәһәрләр мисалында алабыз), ялларга кадәр нәрсәдер үзгәртергә мөмкинлек кала. Аннары, фильмнар берничә көн алдан килеп бетсә дә, аларны күрсәтү өчен җибәрелгән ачкыч (ключ) файлларны фильм буласы көнне иртән генә ача. Техник проблемалар килеп чыккан очракта, кеше күпләп кинога бара торган ялларга кадәр, нәрсәдер төзәтү-рәтләү өчен вакыт кала дигән сүз.
Күрсәтү өчен фильмнар ничек сайлап алына соң? Алдагы айда күрсәтелә башлаячак фильмнарның тулы исемлеген, узып баручы айның урталарында, агент – “МТД Медиа” компаниясе кинотеатрларга җибәрә. Анда фильмнар атналап бүленгән була. Алда әйткәнчә, атна пәнҗешәмбедән чәршәмбегә кадәр бара. Һәр атнага унлап фильм куелган, без шулар арасыннан 2-3 көн эчендә һәр яшь категориясен, жанрларын, темасын, эчтәлеген карап, үзебезнең расписаниегә сыярлык санда фильмнар сайлап җибәрергә тиеш. Фильмнар 2, 3, 4 атна барырга мөмкин, шуңа күрә, әле экранда бара торган фильмнарны да исәпкә алсак, без атна саен 2, 3, сирәк кенә 4 фильм сайлап ала алабыз. “КукморМакс” кинотеатрында көнгә 6-7 фильм күрсәтелә. Һәр яңа фильм күрсәтелә башлау алдыннан күрсәтү шартлары турында агент белән килешү төзелә. Анда фильмның ничә атна барырга, көнгә ничә сеанс күрсәтелергә тиешлеге, билетның минималь бәясе турында мәгълүмат язылган. Без боларның барысын да үтәргә тиеш, юкса штраф санкцияләренә эләгүең дә бар. Моннан тыш күп фильмнарга меморандум да килә. Анысында тагын мәҗбүри шартлар куелган: фильмнар прайм-тайм вакытында (17.00-21.00) гына күрсәтелергә, льготалы билетлар сатылмаска, акцияләр үткәреп, тамашачыны билетсыз кертмәскә, залда тамашачылар телефоннарга фильмның фрагментын да төшермәскә тиеш дигән пунклар кертелгән.
Кайбер тамашачылар ни өчен бездә Казан шәһәрендә бара торган бөтен фильмнар да күрсәтелми дип ризасызлык белдерәләр. Казанда 6-7 кинозалы булган “Киномакс”ның үз залларында күрсәтү өчен фильмнар сайлап алу мөмкинлеге әлбәттә күпкә югары. Юкса бездә дә премьералар, бөтен Россиядәге кебек үк, бер көндә башлана. Цифрлы кинозалыбыз да ярыйсы ук яхшы сыйфатлы. Әле күп район үзәкләрендә мондый заллар юк, күчмә җайланмалар (кинопередвижка) ярдәмендә күрсәтелә торган Мр4 форматындагы фильмнар карыйлар. Үзләрендә зур кинотеатр булган Вятка Аланыннан, күршеләребез Саба, Балтач якларыннан гаиләләре белән, мәктәп сыйныфлары белән безгә килеп кино караучы даими тамашачылар барлыгын исәпкә алсак, безгә сөенергә генә кала.
2024 ел нәтиҗәләре буенча “КукморМакс” кинотеатры Татарстандагы цифрлы 28 кинозал арасында 5нче урында, ә Пушкин картасы белән алынган билетлар саны буенча барлык 45 кинотеатр арасында 4 нче урында. Россия буенча рейтингка карсак, безнеке категориясендәге 1 заллы 1441 кинотеатр арасында без киносеанслар саны буенча 222нче, тамашачылар саны буенча 141нче, тулаем акча җыемы буенча 187нче урында.
Тамашачыларның теләкләрен исәпкә алып, август аенда күрсәтеләчәк фильмнар исемлеген туплау максаты белән, Вконтакте социаль челтәрендә сораштыру үткәрдек. Һәр атнада күрсәтеләчәк фильмнар арасыннан күңелегезгә ошаганнарын сайлап алыгыз дигән мөрәҗәгать белән чыктык. Әлеге мөрәҗәгатебезгә 20 кеше җавап бирде. Зур рәхмәт аларга! Юкса Вконтакте челтәрендә безгә 10 меңгә якын кеше, WhatsApp төркеменә 573 кеше язылган.
Алдагы айларда да бу экспериментыбыз дәвам итәчәк, тамашачыларны активрак булырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев