Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны артты: Бу турыда машина йөртүчеләр ни уйлый?

Райондашларыбыз бу хакта беләме икән, кыйммәтләнгән «сәлам хат»лары килгәнме әле аларга?

2025 ел үзе белән шактый гына яңалыклар да алып килде. 1 гыйнвардан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кайбер административ штраф суммалары артты. Тагын шуны да билгеләп үтик: хәзер штрафның ярты суммасын түгел, ә 75 процентын түлисе. Ә менә түләү вакыты 20 көннән 30 көнгә кадәр озынайтылды. 

Райондашларыбыз бу хакта беләме икән, кыйммәтләнгән "сәлам хат"лары килгәнме әле аларга?

Рашит Гатин:

— Мин 1982 елдан руль артында. Хәтта армиядә хезмәт иткәндә дә өч ел машинада йөрдем. Бүгенге көндә район мәгариф идарәсендә шофер булып эшлим. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның артуына уңай карыйм. Бәлки кайбер "текә"ләр бераз саграк, игътибарлырак булырлар, юл фаҗигаләре саны да кимер. Хәзер күп җирдә юл читләренә фотовидеотеркәү камералары урнаштырылган. Әгәр юлда тәртип бозсаң түлисең инде, кая барасың. Ә менә кагыйдәләргә колак салсаң, бернинди штраф та килми. Мин үземне тәртипле шофер, дияр идем. Сирәк кенә алам "сәлам хаты«н. Анысы да бик нык ашыкканда тиешле тизлекне арттырып җибәргән өчен. 

Игорь Грачев:

— Транспорт йөртү таныклыгы алганыма һәм руль артына утырганга 30 елдан артык вакыт узды. Закон таләпләрен һәрчак үтәргә, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышам. Штраф бәяләренең артуын исә мәҗбүри күрелгән чаралар дип аңлыйм. Чөнки юлларда транспорт саны елдан-ел арта, бәла-казалар да бик еш булып тора. Шоферлар бер-берсенә карата әдәпле һәм игътибарлы булсын иде, җәяүлеләргә дә шундый ук теләкләр. Административ штраф суммасының артуы тәртипле шоферларга берничек йогынты ясамый ул, шуның өчен кем кагыйдә боза, шул борчыла инде. Быел әле яңа сумма белән штраф түләргә туры килмәде. 

Динар Федоров:

— Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар килгәне бар, әмма моны булдырмау өстендә эшләргә кирәк. Чөнки, Алла сакласын, кагыйдә бозучы үз гамәле белән юл хәрәкәтендә катнашучы икенче кешенең гомерен алырга мөмкин. Хәзер юлларда машиналар бик күп. Төрле чаклар булыр, сак йөрегез. Штраф суммалары шактый гына күләмдә арту турындагы хәбәрне башта нигәдер җитди кабул итмәгән идек. Әмма ул инде үз көченә керде. «Сәлам хаты» алмыйча, юлларда исән-имин, бәла-казаларга юлыкмыйча гына йөрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев