Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ул анда йөрәге кушуы буенча

Позывное «Ухо» булган якташыбыз моннан өч ай элек үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте.

Әйе, Кукмарада яшәүче Илнар Васильев моннан өч ай элек үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте.

Йөрәк кушуы буенча әлеге җаваплы адымга барган ул. Чөнки аның түлисе кредитлары да, кире тапшырасы әҗәтләре дә юк. Шәһәребездә өч бүлмәле фатиры, ышанычлы хезмәт хакы булган яхшы эш урыны, җиңел машинасы бар.

— Махсус хәрби операция башлану белән Илнар илебезне сакларга барырга ашкынды, — ди аның дусты Зәкия. — Ул өлкән яшьтәге әтисен тәрбияләде. Әнисе Гөльяр апа 2022 елда вафат булган иде. Бер елдан соң әтисен дә соңгы юлга озаттык. Илнар: «Анда бер гөнаһсыз сабыйлар, балалар ут астында калып үлә. Дусларым, танышларым да махсус хәрби операциядә. Берничәсен инде югалттык. Мин монда ничек барысына да күз йомып түзеп яшәргә тиеш, ди?! Мөмкинлек булу белән илебезне сакларга һәм якларга китәчәкмен», — дип, гел әйтеп килде. Әйткәнемчә, җитешле тормышта яшәсә дә, күңеле сораганны эшләргә карар кылды. Барып җитүенең беренче көннәреннән үк алгы сызыкка омтылды. 

Илнар район хәрби комиссариатында эшне «тиз тота». Тиешле документларны тутырып, медицина комиссиясе узуга Кукмарадан 28 мартта, бертуганнары белән саубуллашып, Казаннан 29ы юлга кузгала. Берничә көннән аларны икенче линиягә китерәләр. Позывное «Ухо» булган якташыбыз — артиллерия гаскәрләрендә.Биредә берникадәр күнекмәләрне яңартканнан соң, алгы сызыкка күчәчәкләр.

Якташыбыз холкы буенча гаярь, батыр йөрәкле булса да, аның күңеле тулы романтика. Ул Кукмарада яшәгәндә дә Зәкияне гел чәчәк бәйләмнәренә «күмә» иде. Мөмкинлек туу белән хәзер дә аңа чәчәкләр «бүләк итә»: дөрес, телефон экраны аша гына. Кырда, урманда, болынлыкларда үсүче кыр чәчәкләрен өзеп, фотога Зәкиясенә җибәрә. «Илнар кечкенәдән сугыш турындагы киноларны карап үскән, — ди Зәкия. — Хәзер аңа җиңел булмаса да, ул киткәненә үкенми. “Иң мөһиме: сез тынычлап йоклагыз, яшәгез, ә без сезне саклыйбыз”, — ди ул. Әлбәттә, мин аның белән горурланам. Бары чын ир-егетләр генә эшли ала торган гамәл кылды бит ул. Ә мин әкренләп аңа һәм иптәшләренә посылка җыя башладым. Хәзергә көн саен сөйләшеп торабыз. Бертуган апамның улы да махсус хәрби операциядә катнаша. Көнемне хәзер аның һәм Илнарның исәнлегенә дога уку белән башлыйм һәм тәмамлыйм. Сентябрь аенда минем юбилеем җитә. Илнар ялга кайтырга сүз бирде. Исән-сау күрешергә язсын».

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр җәйнең беренче ике аенда 700 мең сум акча алачак. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды, ул РФ Оборона министрлыгыннан 195 мең сум түләү белән тулыландырыла. 

Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелүче матди ярдәмнең гомуми күләме Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, бер миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Әлеге чаралар Татарстан территориясендә, яшәү урыннарына карамастан, контракт төзергә карар иткән барлык гражданнарга, шулай ук закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгын алуда йогынты күрсәтеләчәк чит ил кешеләренә дә кагылачак.

Шулай итеп, республика хакимияте битараф булмаган гражданнарның, муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм Татарстанның бизнес-структураларының уртак инициативасын хуплады. Татарстан контрактчыларын яхшыртылган кием белән тәэмин итәчәкләр. Анда сугышчыларның теләкләре исәпкә алына.

Кукмара хәрби комиссариатында контракт рәсмиләштерүчеләргә районнан бер тапкыр бирелүче 100 мең сум түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев