Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район газетасында 30 ел журналист булып эшләгән Рузилә Закирова: Гомер буе кешеләрне яраттым

Төп белеме буенча икътисадчы булса да, язмыш аны редакциягә китерә.

Бәйрәмебез алдыннан матбугат ветераны, үзенең 30 ел гомерен журналистикага багышлаган Рузилә апа Закированың хәл-әхвәлен белешеп кайттык, аның хезмәт юлындагы истәлекләрне барладык. 

Мәктәп елларында ук хикәяләр иҗат иткән, алга таба үзенең тирән эчтәлекле язмалары белән газета укучыларның күңелен һәм ихтирамын яулаган Рузилә апа тумышы белән Саба районының Шекше авылыннан. 

— Төп белемем буенча икътисадчы булсам да, күңелем һәрчак иҗатка тартылды, — дип башлады сүзен хезмәттәшем. — 1978 еллар. Кукмарага килеп, итек фабрикасында эшләгәндә хикәяләремне район газетасы редакциясенә бик еш алып килә, ул вакыттагы мөхәррир Әхмәт Фәтхуллин барган саен мине үзләренә чакыра иде. Баш хисапчы урынбасары Габделхәй абыйның: «Булдырасың бит син, барып кара, ошамаса кире кайтырсың», — дигән сүзләре җитә калды, көннәрдән беркөнне тәвәккәлләдем дә корреспондент эшенә алынырга булдым һәм... тулысынча газета тормышына кереп «чумдым». Редакция, типография, «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең гөрләп торган чаклары бит ул! Язучылар да, шагыйрьләр дә бик күп иде. Һәр авылда, мәктәп, клуб, оешма-предприятиедә үз хәбәрчеләр булды, һәм алар яңалыкларны безгә көне-сәгате белән җиткереп тордылар. Хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән Шаһинур Мостафин Казанга киткәч, аның урынына мине күчерделәр, һәм дистә еллар дәвамында әлеге эшне алып бардым. 

Килгән хатларны теркәү, аларны эшкәртү белән генә шөгыльләнми, яшь каләм тибрәтүчеләр белән дә элемтәдә тора, вакытлы матбугат өлкәсендә яңа хезмәт юлын башлаучыларга да дөрес юнәлеш, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып акыллы, төпле киңәшләрен бирә, аларның остазларына әверелә Рузилә апа. Минем үземә аның канаты астында берничә ел гына эшләргә туры килде. Әмма шулай да ветеран хезмәттәшемнең һәр әйткән сүзе, һәр хәрәкәте бүгенгедәй истә. Тиешле урында мактаганы, яклаганы, кирәк булганда тәнкыйтьләп тә алганы, эшкә өйрәткәне өчен мин аңа бик рәхмәтле. Тема сайлау, язма өчен герой табу, берәрсе белән элемтәгә чыгу өчен телефон номеры эзләп керәсеңме — Рузилә апа бүлмәсеннән һич кенә дә буш чыкмыйсың. Район халкы, җитәкчеләр арасында дәрәҗәсе дә, таныш-белешләре дә бик күп иде шул аның.

— 30 ел эчендә кемнәр турында гына язылмагандыр инде?! Төп темаларымның берсе социаль тармак, шулай ук ятимнәр, өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар, йөзьяшәрләр, сугыш ветераннары иде. Аннары район Советының хисап җыелышларында да даими катнаштым, газетада шуларны яктырттым. Хат эзеннән дә күп йөрдек. Редакция машинасы алып барып куйса, кайтканда кичке автобусны көткән чаклар да аз булмады, — дип искә ала ветеран. — Кабинет ишегенең ябылып торганын белмим, берьюлы бишәр-алтышар кеше кереп утыра иде. Берсе шигырь алып килгән дә шуларны укый, икенчесе мәкаләсен йомгаклый алмаган, ярдәм итүемне көтә, өченчесенең тормышында күңелсез вакыйга булган... Барысын да тыңладым, беркемгә караңгы йөз күрсәткән булмады. Гомер буе кешеләр белән эшләдем, алар — мине, мин аларны яраттым. Мөхәррирләр Әхмәт Фәтхуллин, Расим Ризванов, Мирзәхмәт Идрисовлар кул астында хезмәт куйдым. Коллектив та бик көчле, бердәм иде: тырышып эшли дә, менә дигән итеп ял да итә белдек. Хәзер дә элеккеге хезмәттәшләрем белән телефоннан булса да аралашырга тырышабыз.

Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, газета тиражының 9 мең данәгә җиткән вакытлары да булган. 

— Район халкының олысы-кечесе газета укыды шул ул вакытларда. «Хезмәт даны» атнага ике тапкыр басыла, аңа бик күп язма әзерләргә туры килә иде. Беренче биттә, гадәттә, бер багана булып яңалыклар салына. Берсендә тиешле вакытка әзерләп җитешә алмадым да, хезмәттәшем Рашит: «Ярар, аптырама, Рузилә хәбәр тапмады дип куярбыз», — диде. Шаярып әйтелсә дә, газетада оперативлык бик кирәк. Аның «эчен» бары тик шул өлкәдә кайнаган кеше генә белә һәм аңлый, — ди Рузилә Закирова. — 2008 елдан лаеклы ялда инде мин. Әмма яраткан газетамнан бер көнгә дә аерылганым юк. Заман белән бергә атлауга карамастан, журналистика авыр һәм җаваплы өлкә булып кала бирә. Үз кыйблагызны югалтмыйча эшләргә, иҗат итәргә язсын сезгә, хезмәттәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев