Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Кыңгырау» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен республикакүләм семинар узды

Анда Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач районнарыннан килгән педагоглар катнашты, шулай ук Якутия һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты кунаклары да онлайн кушылды.

Кукмараның «Кыңгырау» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә һәм телләр өйрәтүдә төрле эшчәнлек алымнарын, заманча технологияләр кулланып сөйләм аралашуын үстерү» дигән темага республикакүләм семинар узды. Анда Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач районнарыннан килгән педагоглар катнашты, шулай ук Якутия һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты кунаклары да онлайн кушылды.

«Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәренә зур игътибар бирелә. Мин дә күпмилләтле халкыбызның тарихы, мәдәнияте, телләренә карата кызыксыну уятуга үз өлешемне кертергә тырышам. Узган ел Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру максатында, балаларны туган телгә өйрәтүче тәрбиячеләр арасында конкурс үткәрелде. Без, әлеге конкурста катнашып, 50 мең сум Грант оттык. Бу акчаларны бакчабызда милли тәрбияне үстерү, милли киемнәр тектерү өчен файдаландык. Бүген хезмәттәшләргә конкурска тәкъдим ителгән “Туган телем - моңлы тел” проекты кысаларында нинди эшләр башкарылуын күрсәтергә телибез», - дип сөйләде “Кыңгырау” балалар бакчасының татар телен өйрәтүче тәрбиячесе Рәйханә Степанова.

Балалар бакчасы мөдире Рузалия Гобәйдуллина сүзләренә караганда, биредә бөтен эш балалар составының күпмилләтле булуын исәпкә алып төзелгән. Төрле яшь төркемнәрендә тиешле предмет-үсеш мохите формалаштырылган. Кечкенә музей бар, анда балалар төрле милләт вәкилләренең көнкүреш әйберләре белән таныша ала. Традицияләрне һәм мәдәниятне саклауда гаилә мөһим роль уйный. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре балалар бакчасының этнография музее фондын тулыландырып тора, шулай ук тәрбия-белем бирү процессында актив катнаша.

Семинар кысаларында авторлык дидактик уеннар күргәзмәсе оештырылды, электрон музей проекты тәкъдим ителде, Абдулла Алишның «Койрыклар» әкияте буенча күләгәләр театры күрсәтелде, балчыктан милли курчак, тәмле исле сабын ясау һәм башка мастер-класслар үткәрелде.

Семинар күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен берләштергән «Печән базары» бәйрәме белән тәмамланды. Ул уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев