Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мордовиядә йөкле хатыннарны абортка этәргән өчен штраф керттеләр

Закон көчле дебатлардан соң кабул ителде. Аның инициаторлары Мордовия закон чыгаручылары үрнәгенә башка төбәкләр дә иярер дигән өметләрен белдерде.

Мордовия йөкле хатын-кызларны абортка этәрүне закон нигезендә тыйган беренче Россия төбәге булды. Бу хокук бозулар өчен штрафлар Россия гражданнары өчен 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 000 сумнан 200 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта пациентканың табибы тарафыннан йөклелекне өзүгә медицина күрсәткечләре барлыгы турында хәбәр итүе маддәгә эләкми. «Российская газета» шул турыда яза.

Яңа закон республика Иҗтимагый палатасы инициативасы буенча төбәк Дәүләт җыенынының соңгы сессиясендә кабул ителде.

«Демографик проблема бүген төп чакыруларның берсе, — дип белдерде Мордовия Иҗтимагый палата рәисе Иван Капитонов, проектны депутатларга тәкъдим итеп. — БМО мәгълүматлары буенча, Россия абортлар саны буенча бөтендөнья лидеры булып тора: 1000 хатын-кызга 53,7 оборт туры килә. 10 йөклелекнең бишесе ясалма рәвештә өзелә. Мордовия гомуми фонда бераз яхшырак күренә: бездә 1000 хатын-кызга 46 аборт туры килә».

«Соңгы 100 ел эчендә безнең илдә әти-әниләр тарафыннан 230 миллионнан артык бала үтерелгән. Бу коточкыч сан, ахырга кадәр җәмгыять тарафыннан аңлашылмаган, адекват бәя алмаган», — дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон