Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Минем әни чәчәк ярата»: Бүләк сайлаган зур йөрәкле сабый турында

Мин, ул балага әйбер сайларга булышуыма сөенеп, өемә таба юл алдым.

Кичен урамга йөрергә чыккач, үзебезнең тирәдәге кибетләргә дә кергәлибез. Шулай бервакыт Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан кызыклы хәлгә юлыктык.

Балалар бакчасы яшендәге ир бала кибетчегә әйтә: «Апа, минем әнигә һәм әбиемә 8 Мартка бүләк бирегез әле», — ди. Кибетче аның ничә сум акчасы барлыгы белән кызыксынды. Бер мең сум акчасы бар икән үзенең. Алга таба кибетче белән шундыйрак диалог төзелде. 

— Сиңа ни бирик соң?
— Белмим.
— Сөлгеләр биримме? 
— Мин сөлге бүләк иттем инде.

Күп әйберләр әйтеп карады кибетче. Ә бу «егет» юк та, юк ди. Кибетче:

«Энем, яныма кер, үзең кара, ни кирәк — шуны ал», — диде. 

Ә минем вакытым күп иде, ашыкмыйм да, аңа ни дә булса алырга булыша башладым.

— Менә нинди матур ипи савыты, ал шуны, — дидем. 
— Безнең бар ул, — ди. 

Ни күрсәтсәң дә, безнеке бар дип җавап бирә.

Шампунь, сабын, матур савыт-саба, оекбашлар да кирәк булмады. Озакламый кибетнең азык-төлек сата торган ягына чыгып сайлый башладык. 

— Әбиең чәй яратамы?
— Әйе, әнә теге матур чәйне алыйк.
— Хөрмә җимешен яратамы әбиең?
— Ярата. 
— Әниең ни ярата соң? 
— Сагыз. 

Кибетче ике сагыз бирде. Ул гына әниеңә аз була бит, конфет та ал, дибез. Кибетче төрле тәмле конфетларны салып бирде. 

— Минем әни чәчәк тә ярата, — ди яшь сатып алучы. 

— Чәчәкләр монда сатылмый, алар бик кыйммәт тора, синең акчаң да җитми, — дибез. — Чәчәкне әтиең бүләк итәр инде. 
— Минем әти юк шул, үлде, — диде дә сабый, әйбер сайлап алуына сөенеп, өенә таба йөгерде.

Шул чагында йөрәкнең ничек сыкранганын белсәгез иде. Артыннан нинди тәрбияле бала, күз тимәсен, моннан бик шәп ир-егет үсәчәк дип карап калдык. Ул бит әле кечкенә сабый, ә үзе зурларча фикер йөртә белә дип гаҗәпләндек. Мин дә, ул балага әйбер сайларга булышуыма сөенеп, өемә таба юл алдым. 

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев