Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мең кеше сыйдырышлы рухи үзәк: Кукмарада «Фатиха» мәчете төзелә

Имам-мөхтәсиб сүзләре буенча, «Фатиха» мәчетенең беренче катында — ир-егетләр, ә икенчесендә хатын-кызлар өчен намаз һәм уку заллары урнашачак.

Кукмара шәһәренең Мамадыш ягыннан килә торган юл чатында төзелә торган «Фатиха» мәчете көннән-көн күркәм төс ала. Хәзерге вакытта бинаның икенче катында кирпеч салу эшләре дәвам итә. Мәчет төзелешенең барышы һәм алдагы планнар турында тулырак белү өчен, районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән очрашып сөйләштек.

— 750 квадрат метр мәйданны биләүче бинада хәзерге вакытта чын мәгънәсендә эш гөрли. Егетләр эчке һәм тышкы яктан кирпеч салу эшләрен июнь аенда төгәлләргә ниятлиләр. Алга таба иң катлаулы эшләрнең берсе — гөмбәз урнаштыру һәм манара кую көтә. Быел мәчетне тышкы яктан төрү уе да бар. Шулай ук инженерлык челтәрләрен урнаштыру, территорияне төзекләндерү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә. Бу эшләрнең һәммәсе дә Аллаһы Тәгаләдән һәм алар райондашлар, изге күңелле кешеләр көче белән башкарыла, — ди Рәдиф хәзрәт. — Шулай ук район үзәк дәваханәсе янында төзеләчәк мәчет турында да берничә сүз әйтеп узасым килә. Хәзерге вакытта анда мәчет бинасының нигезен җир белән тигезләү эшләре бара. Бердәм көч белән стеналарын күтәреп, тиз арада кулланылышка тапшырырга ниятлибез. 

Имам-мөхтәсиб сүзләре буенча, «Фатиха» мәчетенең беренче катында — ир-егетләр, ә икенчесендә хатын-кызлар өчен намаз һәм уку заллары урнашачак. Моннан тыш, заманча тәһарәтханә, гардероб, имам өчен, шулай ук дәресләр үткәрергә сыйныф бүлмәләре булдыру да күздә тотыла. 

— Проект мәчет бинасы белән генә чикләнми. Аның нигезендә әлеге территориядә, мәчет белән янәшә, балаларны укыту өчен белем бирү үзәге салу, балалар уен мәйданчыгы ясау ниятләнә. Шулай ук кафе, имам йорты булдыру планлаштырыла. Мәет юу урыны төзү мөмкинлеге дә карала, — диде Рәдиф Тимергалиев. — «Фатиха» мәчете киләчәктә гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә дини белем бирү, тәрбия һәм җәмгыятьне берләштерүче күпфункцияле рухи үзәккә әверелер дип көтелә.

Территориядә сафка басып килүче тагын бер бина да игътибарны җәлеп итә. Анда төзелеш инде ахырына якынлашкан. Биредә «Чишмә» проекты кысаларында 44 метр тирәнлектә скважина казылган. Бу — әлеге комплекс өчен мөһим инфраструктура объектларының берсе. Хәзерге вакытта төзелештә хезмәт куючылар әлеге скважина суын бик теләп файдалана, сыйфаты яхшы, чиста һәм йомшак, дип әйтә икән. 

— Насослар, су чистарткыч фильтрлар урнаштырып, краннар куячакбыз. Әлеге бинаның ишекләре тәүлек дәвамында ачык һәм аннан теләгән һәркем чиста су алып китә алачак, — ди Рәдиф Тимергалиев. 

Райондашларыбыз, әтиле-уллы Ринат һәм Йосыф Шәфигуллиннар, суүткәргеч торбаларны урнаштыру эшләрен тәмамлап, хәзерге вакытта стенага плитә ябыштыру белән мәшгуль.

Әти кешенең үз тәҗрибәсен улына тапшыруы, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләве аеруча әһәмиятле. Мондый уртак хезмәт, бер яктан, төзелеш эшләренә өлеш кертсә, икенче яктан, буыннар арасындагы бәйләнешне дә ныгыта. 

— Мин үзем төзелеш өлкәсендә 2000 елдан бирле хезмәт итәм. Бу тармакка караган барлык эшләрне дә башкара алам дип әйтергә була. Каникул вакытында улым Йосыфны да үзем белән алып йөрим. Эшләве кеше өчен булса, өйрәнүе үзенә бит, — ди Ринат Шәфигуллин. 

Мәчет төзелеше хәйриячеләр, битараф булмаган райондашлар ярдәме белән алып барыла. Кечкенә генә ярдәм дә әлеге саваплы эшкә зур өлеш булып керә.

Рәдиф хәзрәт билгеләп үткәнчә, төзелешне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлап, мәчет ишекләрен мөселманнар өчен ачу — уртак максат. «Фатиха» мәчете киләчәктә Кукмараның күркәм символларының берсенә әверелер дип көтелә.

«Фатиха» мәчете: 

  • Ике манаралы булачак.
  • Манарасының биеклеге 37,5 метрны тәшкил итәчәк.
  • Бер меңнән артык кешене сыйдыра алачак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш