Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Март аена халык сынамышлары

Кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә — алдагы атна җылы булыр.

13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр.

14 март нинди — җәй шундый.

15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез.

16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса — җылы көннәр җитә.

17 март кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр.

18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса — көннәр суыта.

19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә.

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә — җил көчәя.

21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.

22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә — суыта.

24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә — көннәр җылыта.

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә — алдагы атна җылы булыр.

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә — уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә — корылык.

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.

29 март нинди — апрель шундый.

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә — яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә — җәй салкын килер.

Фото: Алсу Гаязетдинова/  «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев